Әгерҗедән Хәдичә Садыйкова: “Бу рәхәт дөньяны ничек ташлап китәсең“

2015 елның 15 декабре, сишәмбе

Әгерҗедә яшәүче хезмәт ветераны Хәдичә апа САДЫЙКОВА 90 яшьлек юбилеен балалары, онык-оныкчыклары янында сөенеп каршы алды.

–       Ничек шатланмыйсың инде? Сәламәтлегемә зарланмыйм, күзем күрә, колагым ишетә, үз-үземне йөртәм. Балаларым янәшәмдә. Мул, тыныч, рәхәт дөньяны ташлап китәсем килми әле минем, – ди ул.

Сугыш вакытында паровоз депосында эшләгән, аннан Ижауга киткән Хәдичә барыбер бәхетен Әгерҗедә тапкан. 40 елга якын хәзерләүләр конторасында хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан ул.

–       Мин яшьтән үк эш яраттым. Кулдан көрәкнең төшкәне булмады. Үз йортыбыз белән яшәгәч, хуҗалыкта да эш күп булды. Әмма беркайчан зарланмадым, сыкранмадым. Ходайның биргәненә канәгать булып яши белдем, – ди Хәдичә апа.

Хәзер ул кызы Фәнилә, кияве Раил, онык-оныкчыклары белән бергә яши. Дүрт буынның бер түбә астында дус-тату яшәвенә күпләр соклана.

Юбилярны гом ер бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев котлады һәм бүләкләр тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International