Әгерҗе пенсионерлары спорт белән дус

2015 елның 15 декабре, сишәмбе

Икенче ел рәттән тимер юл узелының ветераннар советы, әлеге узелның төрле оешма-предприятиеләрендә эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионерлар арасында спорт бәйрәме уздыра.

Стадионда 60лап ветеран, 400 метрга йөгерү, скандинавия таяклары белән йөрү, кашыкка йомырка салып йөгерү, теннис, дартс, аркан тарту бәйгеләрендә көч сынашты.

–       Без спорт белән бик дус. Район күләмендә генә түгел, хәтта республика спартакиадасында да катнашабыз. Һәр көнне иртән бер сәгать зарядка ясау, кышын чаңгыда йөрү, тимераякта шуу авыруларга бирешергә ирек бирми. Әле хәзер скандинавча да йөрергә өйрәндем, – ди Рудольф Әүхәдиев.

Ул йөгерүдә ир-егетләр арасында беренче булды. хатын-кызлардан Людмила Тукмачевага тиңнәр булмады. Кашыкка йомырка салып йөгерүдә медицина Юлия Барекова беренчелекне беркемгә дә бирмәде. Ир-атлардан бу ярышта бары Семен Серебряков кына катнашырга теләк белдерде.

Катнашучыларның һәммәсе бүләкләргә лаек булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International