Әгерҗе районының иң яхшы авыл хуҗалыгы белгечләре грант алды

2015 елның 18 декабре, җомга

Бу атнада ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында “ТРның иң яхшы авыл хуҗалыгы комплексы  белгече“ дип аталган III республика бәйгесен йомгаклау тантанасы узды.

Бәйге нәтиҗәләре буенча республиканың 194 иң яхшы авыл хуҗалыгы белгеченә грантлар тапшырылды. 100 мең сум акчалата бүләккә ия булучылар арасында безнең район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Фоат Йосыпов, “Сарсак-Омга“ ширкәте ветеринария табибы Петр Борисов та бар.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International