Район җитәкчелеге Әгерҗе ЗАГС хезмәткәрләрен котлады

2015 елның 18 декабре, җомга

18 декабрь – ЗАГС хезмәткәрләре көне.

Шул уңайдан районыбызда Лилия Госманова җитәкчелегендәге ЗАГС хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән район башлыгы Валерий Макаров, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев котладылар. “Сез кешенең иң шатлыклы вакытында да, авыр чагында да рухи ярдәмчесе. Эшегезне югары җаваплылык тоеп, тиешле һөнәри дәрәҗәдә башкарганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сәламәтлек, иминлек, яңадан-яңа уңышлар юлдаш булсын“, диелә анда. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International