Әгерҗедә - агач таулар

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

Быел район башлыгы Валерий Макаров шәһәребездә балалар өчен тауларны агачтан ясарга әмер биргән иде. 

“Яшьлек“ паркында әнә шундый беренче тау барлыкка килде инде. Таудан көнозын бала-чага өзелми. И-и, рәхәтләнәләр таудан шуып... Балаларның шау-гөр килеп шууын кызыгып күзәтүче кайбер яшь әти-әниләр түзмиләр, үзләре дә тауга менеп китәләр. 

– Әгерҗедә мондый яхшы тауның булганы юк иде әле. Нәниләребезгә караганда, без ныграк сөендек әле. Балаларыбызны таудан алып кайтып булмый. Сабыйларыбызны сөендергән өчен район, шәһәр җитәкчелегенә мең рәхмәт, – ди Ирина Павлова.  

Район башлыгы күрсәтмәсе буенча мондый таулар Әгерҗедәге “Киров“, Альфа“, “Локомотив“ һәм “Заводская“  ТОСларында, янгын сүндерү часте ишегалдында да барлыкка киләчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International