Әгерҗелеләр, сезгә Яңа елга чыршы кирәкме

2015 елның 22 декабре, сишәмбе

Яңа ел бәйрәмен без мандаринсыз, ак карсыз, бизәлгән чыршысыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Күптән көткән кар да яуды, сәүдә  нокталарына без яраткан яфраклы мандариннар  чыкты. Чыршы алып бизисе генә калды.

Ә чыршыны Әгерҗе урман хуҗалыгыннан алырга мөмкин. Атна уртасында урман гүзәлен хуҗалык конторасында да саталар. Ә шимбә-якшәмбе көнәрендә яшел гүзәлләрне район Мәдәният сарае каршындагы мәйданга алып киләчәкләр. Күңелегезгә хуш килгәнен үзегез сайлап ала алачаксыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International