Әгерҗедә Яңа ел бәйрәмнәренә старт бирелде

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе

Бүген район Мәдәният сараенда быелгы Яңа ел бәйрәмнәренә старт бирелде: инвалид һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны район башлыгының һәм “РИТЭК“ җәмгыятенең Чыршы бәйрәмнәренә җыйдылар. Аларга район җитәкчелеге һәм җәмгыять исеменнән Яңа ел күчтәнәчләре тапшырылды.  Әгерҗенең өч һәм аннан да күбрәк инвалид бала тәрбияләүче җиде гаиләсе өчен бу бәйрәм аеруча истәлекле булды: әлеге гаиләләргә Татарстан Хөкүмәте исеменнән автомат кер юу машиналары бирелде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International