Бүген район хакимияте бинасында “Әгерҗе шәһәре“ берәмлеге Советы утырышы булды.
Утырыш башланганчы, район башлыгы Валерий Макаров шәһәр Советы депутатларына значоклар һәм таныклыклар тапшырды.
– Депутат дигән исемне аклап, чын мәгънәсендә халык илчесе булыгыз, шәһәрдәшләребезнең ихтыяҗларын кайгыртыгыз, – дигән теләген җиткерде.
Аннан 2016 елга “Әгерҗе шәһәре“ берәмлеге бюджеты кабул ителде. Ул дефицитсыз булачак: кереме дә, чыгымы да 429 миллион 996900 сум.
Тагын бер көн тәртибе 2016 елда Әгерҗедә үзара салым җыюга кагылышлы референдум турында булды. Исегезгә төшерәбез: быел рефрендум уздырылып, һәр шәһәр кешесеннән 200 сум акча җыю турында килешенгән иде. Алдагы елда да бу сумма үзгәрешсез калачак. Ә менә референдум уздыру көне 28 февраль булыр, мөгаен. Бу хакта “Әгерҗе шәһәре“ башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров хәбәр итте.