“Әгерҗе хәбәрләре“ – ел лидеры

2015 елның 29 декабре, сишәмбе

Узган атнада “ТАТМЕДИА“ медиахолдингында узып баручы елга йомгак ясадылар. Чара коллективка яңа җитәкчене тәкъдим итүдән башланды. 21 декабрьдә әлеге урынга Андрей Кузьмин билгеләнгән иде. Ул моңа кадәр Татарстан президентының матбугат хезмәтен җитәкләде.

Аннан ел нәтиҗәләре буенча бүләкләүләр булды. “Иң яхшы район газетасы“ номинациясендә җиңүчеләр арасында “Әгерҗе хәбәрләре“ дә бар. Редакция коллективына Диплом тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International