Күчмә кубок Иж-Бубыйга әйләнеп кайтты

2015 елның 29 декабре, сишәмбе

Бу ялларда Сарсак-Омгада Советлар Союзы Герое Асаф Абдрахманов кубогына волейбол ярышлары үтте.

Дүртенче тапкыр узган ярышта биш команда катнашты: Иж-Бубый, Әгерҗе, Сарсак-Омга, Красный бор һәм Тирсә командалары. Кубокны Иж-Бубый командасы волейболчылары яулады. II урында – Әгерҗенең “Хәрби туганлык“ оешмасы командасы, III урында – сарсак-омгалылар.

Әлеге ярышлар беренче тапкыр Иж-Бубыйда узган иде, алдагы елда да  волейболчыларны шул авыл җыячак. Чөнки Кубокны кабат геройның балачагы узган авыл волейболчылары яулады бит.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International