Әгерҗе мөгаллимәсе - ТНВ тапшыруында кунакта

2015 елның 29 декабре, сишәмбе

Яңа ел алдыннан ТНВ каналындагы  иртәнге “Манзара“ тапшыруында Әгерҗедән каләмдәш дустыбыз, ике китап авторы, 1нче гимназия мөгаллимәсе Наилә ХАРИСОВАның  ТР Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан белән телевизор экранына чыгуын, якташыбызның иҗади бәйгедә җиңүен ишетеп бик тә сөендек.

 

Наилә Харисова ТР Язучылар берлеге һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә оештырылган авыл тормышына багышланган әдәби әсәрләр конкурсында “Повесть“ номинациясендә беренче урын алды. 

– Мондый дәрәҗәле бәйгедә җиңү яулармын дип хылланмаган да идем. Язган әсәремне танылган язучылар карамагына җибәреп, аларның бәясен ишетәсем килү теләге зур иде. “Роман“ номинациясендә җиңүче булмады. “Хикәя“ номинациясендә Нәбирә Гыйматдинова беренче урынга лаек булды.  Ә  минем “Эссе җәйнең ун көне“ исемле повестема беренче урын бирелүен ишеткәч, күңелем тулып китте.  Бу әсәрем авылдагы бер фермер тормышы турында, – ди Наилә ханым.

Дәрәҗәле бәйгедә җиңү яулаган “Эссе җәйнең ун көне“ннән өзекне  2016 елда чыгачак газетабызның 2нче санында, дәвамын “Әгерҗе хәбәрләре“ сайтында укый  алачаксыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International