Татарстанда игълан ителгән “Полиция Кыш бабае бүләк өләшә“ акциясенә Әгерҗе районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә кушылды.
Могҗизалар бүләк итүче Яңа ел бәйрәме алдыннан полиция Кыш бабае, матди яктан аз тәэмин ителгән авыр хәлдәге 46 гаиләдә булып, балаларга бүләкләр тапшырдылар. Ә балалар Кыш бабайга һөнәрләрен күрсәттеләр.