Олимпиадаларны үткәрү графигы белән ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында танышырга була
12 гыйнвардан 10 нчы февральгә кадәр Татарстанда төрле предметлар буенча укучыларның республика олимпиадасының йомгаклау һәм бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узачак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Олимпиадалар уку дисциплиналары буенча белем бирүне камилләштерү, аеруча сәләтле укучыларны һәм иҗади якын килеп эшләүче укытучыларны ачыклау максатыннан ел саен уздырыла.
21 фән буенча 8 нче сыйныф укучылары өчен олимпиада һәм укучыларның республика олимпиадасының йомгаклау этабын уздыру графигы белән ТР Мәгариф һәм фән министрыгы сайтында танышырга мөмкин.