Менә алар, Тирсәдә узган Сәламәтлек көне җиңүчеләре

2016 елның 9 гыйнвары, шимбә

Тирсә мәктәбендә Расим Закиров истәлегенә багышланган Сәламәтлек көне узды. Анда районыбыз спорт сөючеләре волейбол, шашки һәм шахматта сыналдылар.

Ә урыннар түбәндәгечә билгеләнде.

Волейбол буенча 1һәм 2 урыннарда – Кырынды командасы. 3 һәм 4 урыннарда – Әгерҗенең “Хәрби туганлык” һәм Иж-Бубый командалары. Гомумән алганда, ярышларда 16 команда катнашты.

Шашки буенча хатын-кызлар арасында 1 урында – Людмила Ефимова (Красный бор), ир-егетләрдән Раил Латыйпов (Иж-Бубый). Командалар арасында иң көчлесе – Красный борныкы.

Шахмат буенча 1 урында  Раил Латыйпов (Иж-Бубый) һәм Эльза Хәкимова (Исәнбай). Командалар арасында 1 урында – Иж-Бубый.

Җиңүчеләргә Закировлар бүләкләр әзерләгәннәр иде. Аларны район башлыгы Валерий Макаров тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International