Бүген Прокуратура хезмәткәрләре көне.
Сергей Парамонов җитәкчелегендәге прокуратура хезмәткәрләрен район башлыгы Валерий Макаров һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. “Кануннар үтәлешен тәэмин итеп, гаделлек сагында торуыгыз, катлаулы мәсьәләләрне хәл итүегез, гражданнарның хокукларын эзлекле яклавыгыз зур хөрмәткә лаек. Коллектив хезмәткәрләренә һәм прокуратура ветераннарына сәламәтлек, уңышлар, иминлек телим“, диелә әлеге котлауда.