Январь аеның беренче ункөнлегендә олуг юбилейларына килеп җиткән хөрмәтле тыл һәм хезмәт ветераннарына район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова Россия Президенты Владимир Путинның котлавын һәм район башлыгы Валерий Макаровның бүләген тапшырды.
Роза Зарип кызы Нуриева гомере буе шәһәр балаларына белем бирде. Ул 95 яшьлек юбилеен Ижауда яшәүче улы Рафаэль гаиләсендә каршылады. Ә икенче юбиляр – 90 яшьлек Анисья Осиповна Ардашева Әгерҗедә гомер кичерә. Ул заманында райсобеста баш бухгалтер булып эшләде.