Казан Кремлендә “Яңарыш” республика фонды Хәйриячеләр китабының VI томын һәм Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы булды. Иганәчеләр бүләкләрне Татарстан Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев кулыннан кабул итеп алды.
Тантаналы чарада Әгерҗедән Бөек Ватан сугышы ветераны Сабирҗан Рәхимов та катнашты. Сабирҗан ага “Яңарыш“ фондына үз өлешен кертүе белән ихтирамга лаек. Райондашыбызның исеме Хәйриячеләр китабында урын алган.