Әгерҗе полиция хезмәткәрләре йомгак ясады

2016 елның 15 гыйнвары, җомга

Район хакимиятенең актлар залында  хокук саклау органнарының 2015 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Шунысы сөенечле: Әгерҗе районы бүлеге үз категориясе буенча II урынга чыккан. Тимур Хуҗахмәтов җитәкчелегендәге җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе аеруча игътибарга лаек. Әлеге бүлекчә инде берничә ел дәвамында алдынгы урыннар яулый. Валентина Долженкова җитәкләгән административ күзәтү бүлекчәсе дә –  I урында.

Уңай хәбәрләр белән беррәттән чишәсе проблемалар да җитәрлек әле. Киңәшмәдә әлеге мәсьәләләр дә күтәрелде һәм алар буенча фикер алышу булды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International