Әгерҗе районы укучылары ГТОның бишенче баскычын үттеләр

2016 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Россия Президенты Владимир Путинның ГТО (“Хезмәткә һәм оборонага әзер“) нормативларын тапшыруны кертү турындагы 2014 елда чыккан Указын гамәлгә ашыруны мәктәпләрдән башлаганнар иде. Аның беренче этабы төгәлләнде инде.

Районыбыз укучылары яңа ел каникулыннан соң беренче уку атнасын ГТОның бишенче баскычын узудан башладылар. 2нче шәһәр мәктәбендә узган кышкы фестивальдә барлык мәктәпләрдән беренче этапны бик яхшы күрсәткечләргә тапшырган югары сыйныф укучылары катнашты. 

–       30 мартка кадәр чыгарылыш сыйныф укучылары, быел урта һөнәри белем бирү йортларын тәмамлаучы студентлар физик тәрбия нормативларын тапшырырга тиеш. Иң-иңнәр югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар алачак. Шуңа күрә егет-кызларга спорттан бер генә көнгә дә аерылмаска киңәш итәм, – диде спорт фестивален оештыручыларның берсе – балаларга белем бирү-савыктыру үзәге директоры Валентина Федорова.

Бу көнне укучыларга ГТО нормаларын тапшыру әллә ни авыр да булмагандыр, мөгаен. Чөнки фестивальдә катнашучыларның күбесе балачактан чыныгып үскән, хоккей, футбол, баскетбол, волейбол, милли көрәш, җиңел атлетика белән шөгыльләнүчеләр иде.

Әнә, турник янына чират тезелгән. Кем кемне уздырыр? Ә тренерлар бер генә ялгышлыкны да гафу итмиләр. Гәүдә селкенмәскә, тез бөгелмәскә, ияк турникның өске өлешеннән чыгарга тиешлеген искәртеп торалар. Иң беренче сынауны Азеводан Станислав Маргасов узды. Ул 15 тапкыр күтәрелде. Станислав башка биремнәрне дә бик яхшы үтәде һәм, нәтиҗәдә, яшьтәшләре арасында өченче урынга лаек булды.   

Иж-Бубыйдан Фәнзил Хәмидуллин чираты җиткәнен түземсезлек белән көтә.

–       Кечкенәдән спорт белән дус булган безнең кебек егетләргә турникта күтәрелү бер дә авыр түгел. Спорт яшәү рәвешемә әйләнде. Бигрәк тә волейбол, баскетболны яратам, – ди Фәнзил. Ул турникта Станиславтан азга гына калышты, 12 тапкыр күтәрелде.

2нче мәктәптә укучы менә бу егет Максим Пустовитның спорттан бер генә көнгә дә аерылганы юк. Кул сугышы секциясендә шөгыльләнүче егетнең уңышлары бер кочак. Озынлыкка сикерүдә дә Максим сынатмады. Аның күрсәткече – 2,61 метр.

–       Мин бу күрсәткеч белән канәгатьләнмим. 3 метрга кадәр сикерә ала идем, – диде ул.

Кулга бер тапкыр винтовка тотып карамаганнарга да бу көнне сынауны узарга туры килде. Сер түгел, күп кенә мәктәпләрдә винтовкалар да юк бит әле. Иж-Бубыйдан Гөлшат Җәләлетдинова да иң югары баскычка күтәрелү өчен мылтыктан ату гына комачаулады, ди.

–       26 тапкыр отжимание, 1 минут эчендә 49 тапкыр пресс ясадым. Урыннан якынча ике метрга сикердем. 23 сорауга да күз ачып йомганчы җавап бирдем. Әмма мылтыктан ату бераз сынатты. Беренче тапкыр кулга мылтык тотып караган кешегә биш очко туплау начар түгелдер дип уйлыйм, – ди Гөлшат Җәләлетдинова.

Быел мәктәп тәмамлаучы Гөлшатны алда бик тә җаваплы имтиханнар көтсә дә, спортсыз ул бер генә көн дә яшәмәгәнлеген әйтеп сөендерде.

–       Спорт башны тагын да ныграк эшләтә, – ди ул.

Гомумән, укучыларның ГТО нормативларын тапшыру буенча укытучыларның фикерләре нинди икән?

–       ГТО нормаларын укучылар уртача тапшыралар дип уйлыйм. Күбесен, әлбәттә, мылтыктан ату түбән төшерә. Укучыларны мылтыктан атарга өйрәтү өчен махсус урын булдыру мөһим. Ә безнең районда бер генә тир да юк. Аннан соң атнасына өч сәгать физкультура дәресендә генә шөгыльләнгән балага ГТО тапшыру, әлбәттә, авыр. Мин укучыларга һәрвакыт спорт белән мөстәкыйль шөгыльләнмәсәгез, нәтиҗә күрсәтә алмаячаксыз дип әйтәм. Көзге этапны алтын билгесенә тапшыручылар аз булды. Безнең мәктәп укычларының күбесе бронза билге алды. Икенче этапны ничек узарлар – анысын вакыт күрсәтер, – ди Кичкетаң мәктәбеннән Алмаз Зиннәтов.

Кышкы фестиваль җиңүчеләре:

I – Бимадан Роман Михайлов, Көчектән Алина Михайлова.

II –Тирсәдән Илмир Латыйпов, Иж-Бубыйдан Гөлшат Җәләлетдинова.

III – Азеводан Станислав Маргасов, 2нче мәктәптән Лариса Зәйнуллина.

 

Врезка

2015 елда ГТОның көзге сессиясен тапшыруда районыбыздан 2120 укучы катнашты. Бу – барлык укучыларның 63 проценты. 1068 укучы нормативларны тапшырды. Кышкы фестивальдә 15 мәктәптән 65 укучы бишенче баскычта сынау узды.

Әлегә Бима мәктәбе – лидер. 72 билгенең 17се – аларда.

2017 елдан ГТО нормативларын тапшыру Россия халкы өчен мәҗбүри булачак.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International