Әгерҗенең православие динендәге христианнары Качмануны бәйрәм итә

2016 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

 19 январьда православие динен тотучылар Качману бәйрәмен билгеләп үтте.

Бүген Сергий Радонежский чиркәвендә узган бәйрәм гыйбадәтеннән соң дин тотучылар Әгерҗе елгасына юнәлделәр. Тәре формасында ясалган бәке янында суны изгеләндерү йоласы уздырылды. Аннан бирегә килүчеләр изге су белән  битләрен юдылар. Күпләр изге суны савытларга тутырып өйләренә алып кайтып китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International