2016 ел Россиядә Кино елы дип игълан ителде. Шул уңайдан РФ Мәдәният министрлыгы Кино фонды белән берлектә заманча кинотеатрлар булдыруга юнәлтелгән программа булдырды.
Әлеге программа кысаларында Әгерҗедә, Зәйдә, Лениногорскида, Мамадышта, Менделеевта һәм Тәтештә яңа кинозаллар барлыкка киләчәк. Бу максатларга биш миллион сум акча бүлү күздә тотыла. Әлеге акчаларга цифрлы җиһаз һәм тавыш аппаратурасы, киноэкран, 3D фильмнар карау өчен система, заманча урындыклар алу планлаштырыла.