Әгерҗенең футболчы кызлары җиңү белән кайтты

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Чаллыда “Мини-футбол – мәктәпкә“ Бөтенроссия проектының республика ярышыннан 2нче мәктәпнең кызлар футбол командасы җиңү белән кайтты.

Тренер Илдар Идиятов шәкертләренең бу беренче җиңүе генә түгел инде. Менә бу юлы да финалда иң көчлеләрдән саналган Чаллы командасы белән уйнарга туры килсә дә, Әгерҗе кызлары югалып калмаганнар. Безнекеләр көндәшләрен 10:4 исәбе белән тар-мар иткәннәр.

Бәйгедән кайтып кына төшсәләр дә, тренер кызларга инде бүген тын алырга да ирек бирми. Алда –  Түбән Новгородта узачак Идел буе федераль округы ярышлары. Тренировкасыз бер генә көн дә узмый хәзер.

– Бу ярыш ничек узар, алдан фаразламыйм. Әмма командама ышанам. Кызлар үзләре дә яхшы нәтиҗәләргә өметләнәләр. Россия күләмендәге ярышларда катнашу һәркемгә тәтеми бит. Үзебезне күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек бу, – ди Илдар Идиятов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International