Әгерҗелеләр Әмир исемен яраталар

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Узган ел районда 410 сабый дөньяга килгән: 201 малай, 209 кыз.

–       Элеккеге еллардан аермалы буларак, хәзер әти-әниләр балага исем кушуга шәхсән якын килеп карыйлар, ягъни исемнәрне кабатламаска тырышалар. Шулай да малайлар арасында Әмир исемен кушучылар бик еш очрый, – диләр ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре. Малайларга  Ратмир, Назар, Данияр, Алмаз, Владислав, Азамат, Алан, Илмир исемен кушучылар булган. Ә менә кызларга Рамина, Милана, Василиса, Риана, Оливия кебек исемнәрне бирергә тырышалар икән.

–       Узган атнада бер сабыйга әти-әниләре Сафийа исеме куштылар. Ул гарәпчәдән –“чиста, ихлас“ дигәнне аңлата. Әти-әниләр өчен исемнең мәгънәсе дә бик мөһим, – ди ЗАГС бүлеге начальнигы Лилия Госманова. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International