Әгерҗе укытучылары көч сынашты

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген 4нче мәктәптә район укытучыларының III Кышкы спартакидасы узды.  

Анда авыл һәм шәһәр мәктәпләреннән килгән мөгаллимнәр дартс, турникта күтәрелү, аркан тарту, шахмат, теннис һәм башка спорт төрләрендә көч сынашты. Быел беренче тапкыр “Күңелле стартлар“ да оештырылган иде. Спорт сөюче мөгаллимнәрне район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев һәм мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина сәламләде.

Җиңүчеләр район данын 6 февральдә Балык Бистәсендә яклаячак. Ә җиңүчеләрне соңрак хәбәр итәрбез.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International