Кичә 4нче мәктәп базасында “Берег“ дип аталган психологик үзәк ачылды.
Әлеге үзәкнең бурычы – мәктәп укучыларына психологик-педагогик, социаль ярдәм күрсәтү. Биредә диагностика бүлмәсе, арт-студия, тренинг-класс бар. Үзәк берничә юнәлештә эшләргә планлаштыра: шәхси сыйфатларга диагностика уздыру, аерым балалар белән психологик эшләү, профориентацияле эш, ата-аналар белән эшләү һ.б.лар.
– Бу үзәктә педагог-психологларның яңа тормышы башланачак. Мин ышанам – нинди генә авырлыклар очрамасын, без аларны җиңәчәкбез, – диде үзәк директоры Елена Шушакова.