Кадыбашта гражданнар җыелышы узды

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

Җыелыш  Кадыбаш мәдәният йорты һәм китапханәсе  белән  берлектә  әзерләнгән “Чигешләргә салган халкым, күңеленең якты моңнарын” дигән концерт программасы һәм презентация белән башланып китте.

Гражданнар җыелышында  Әгерҗе районы башлыгы  урынбасары Р.Т.Нурисламов, Әгерҗе районы буенча төрле оешмалардан җитәкчеләр, белгечләр катнашты. Пенсионный фондның башлыгы З.Ш.Бакасова   авыл халкының күп төрле сорауларына җавап бирде.Җыелышта Кадыбаш  авыл җирлеге башлыгы И.Г.Рамазановның  2015 ел эшчәнлегенә отчеты тыңланды. Район башлыгы Нурисламов Ришат Тимер улы  һәм авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы урынбасары  Сабиров Ленар  Тәлгать улы чыгышлар ясадылар. Алар үзләренең чыгышларында республика, район яңалыклары, алда торган бурычлар, төрле яңа программалар белән таныштырдылар.

Закирова Мәрзия Локман кызы яңа амбулаторияга врач кирәген искәртеп китте.Мазитова Алевтина Васильевна суның барлык хуҗалыкларга да килеп җитә алмавын әйтте.Гомумән халык бу җыелышта бик актив катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International