Кадыбаш авылында яшәүче Сания апа Башаровага 90 яшь!

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

Бүген Кадыбаш авылында яшәүче Сания апа Башарованы район башлыгы урынбасары Р.Т.Нурисламов, Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Рамазанов И.Г. юбилее-90 яшьлек гомер бәйрәме белән тәбрикләделәр.

Башарова Сания Хикматулла кызы- 1926 елның 3 февралендә  гаиләдә 2 нче бала булып Иске Сләк авылында дөньяга  килә.Бала чагы һәм үсмер еллары авыр чорга туры килә аның. Үтәгән 7 еллык мәктәбен тәмамлаган көнне  2 нче бөтен дөнья сугышы башлана. Шул көннән башлап яшь кенә кыз бала үз җилкәсендә бик күп аврлыклар татый.Ирләр сугышка китеп беткәч кыю кызлар Исәнбай МТС ындагы курсларда укып ,корыч айгырларны иярләделәр. Сания апа шуларның берсе иде. Җәйге челләдә дә,коеп яуган көзге яңгырларда да, чатнама суыкларда да тракторыннан , колхоз кырларыннан аерылмаган ул.20 ел тракторда эшли.Кырчылык бригадасында учетчик, заправкада заправщик булып эшләргә дә туры килә аңа.1948 елда Башаров Гариф абый белән гаилә корып җибәрәләр.Уңган булган 2 бала тәрбияләп үстереп аларга югары белем бирәләр.Лаеклы ялга чыкканчы  тирәк як авылларга хезмәт күрсәтүче пекарняда гаять тә җаваплы бухгалтер эшен намус белән һәм бик яхшы башкара.Бүгенге олы бәйрәмебездә алар иң олы хөрмәткә лаек.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International