Касай авылында яшәүче Маһира апага 90 яшь

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Касай авылында яшәүче Маһира апаны Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Рамазанов И.Г., район башлыгы урынбасары Нурисламов Р.Т. 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр.

Шарафиева Маһира Миннәхмәт кызы-1926 елның 1 нче январенда Әгерҗе районы Касай авылында дөньяга килә. Сугыш елларында кырчылык бригадасында эшли, колхозның төрле эшләрен башкара. “Көтмәс буйларыннан аякка чабата киеп бәләкәй чана белән ферма терлекләренә печән ташый торган идек” -дип искә ала Маһира апа.Сугыштан соңгы елларның барлык авырлыкларын да үз  җилкәсендә күтәрә.

1947 елның 23 нче февралендә авылның асыл егете Минһаҗ белән гаилә корып җибәрәләр. Бер-бер артлы 7 бала тәрбияләп үстерделәр.Озын гомер юлында бик күп кайгы хәсрәтләр күрергә туры килгән аларга. Сугыштан соңгы авыр еллар һәм бала югалту хәсрәтләре.Лаеклы ялга чыкканчы, мәктәптә эшләгән дәвердә колхозчылардан сөт җыюны алып бара.

Бүгенге көндә калган балаларының кадер- хөрмәтен тоеп Минһаҗ абый белән берлектә киленнәре Гөлназ тәрбиясендә гомер итәләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International