Әгерҗе хастаханәсендә – Ачык ишекләр көне

2016 елның 8 феврале, дүшәмбе

Әгерҗе хастаханәсендә үз гомерләрен медицинага багышларга теләүче өлкән сыйныф укучылары өчен Ачык ишекләр көне узды.

“Ак халатлы фәрештәләр“ фестивале кысаларында Казан медицина университетының 6 курс студенты Виктория Волина вуз турында презентация тәкъдим итте. Ул студентлар тормышы, университеттагы студентлар тормышының башка уку йортларындагылардан нәрсә белән аерылуы турында сөйләде. Әлеге университет бик күп юнәлешләр буенча аерылып тора икән. Биредә КВН, спорт, иҗади фестивальләр үсеш алган.

Университетта инде 80 елдан артык “Казанский медик“ дип аталган  газета нәшер ителә.

Очрашу азагында ул факультетлар, анда керү өчен күпме балл җыярга кирәклеге турында да әйтте. Ә район үзәк хастаханәсе баш табибы Андрей Шубин әлеге һөнәрнең нечкәлекләре, эш башлаучы табибларга тәгаенләнгән дәүләт программалары турында хәбәр итте. Максатчан кабл итү шартлары белән таныштырды.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International