Әгерҗелеләрне чаңгы юллары көтә

2016 елның 10 феврале, чәршәмбе

13 февральдә “Татарстан чаңгы юллары“ массакүләм ярышка әгерҗелеләр дә кушыла.

 

Бу шимбәдә “Орешник“та түрәләрдән алып балаларга кадәр чаңгыда җилдерәчәкләр. Сәгать 11дә – җитәкчеләр, хезмәт коллективларыннан спорт сөючеләр стартка баса. Сәгать 12дә 5-11 сыйныф укучылары узышалар.

Авылларда да чаңгы спортын яратучылар республика ярышына кушылачаклар. Чаңгы юллары сезне көтә, райондашлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International