Кадыбашта чаңгы ярышлары узды

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

Һәр елдагыча традициябезне дәвам итеп быел да чаңгычыларыбыз чаңгыларына басты.Менә ниһаять 14нче февраль иртәсе килеп җитте. Шундый матур көн, күктә кояш елмая, көне дә көне. Иртәнге сәгать уннан Кадыбаш мәдәният йорты тирәсе чаңгычылар белән тулы иде. Иң кечкенәсенә 6 яшь, иң өлкәненә 73яшь. Һәр елдагыча Мөкатдисә апа Батыршина  чаңгыга басты, анны авылдашларыбыз биюче буларак та яхшы беләләр. Ярышны оештыручылар Кадыбаш авыл җирлеге Советы һәм мәдәният хезмәткәрләре.

Стартка иң беренче булып Кадыбаш мәктәбе укучылары басты. Укучы малайларар арасында беренче урынны 5 класс укучысы Заляев Ринат, 2 урынны-5 класс укучысы Скупой Данил, 3 урын – 2 класс укучысы-Рамазанов Айназ.

Хатын-кызлар арасында-1 урын-Муллахметова Лениза(укучы), 2 урын- Закирова Гүзәл,3 урын –Батыршина Мөкатдисә.

Ир-атларарасында- 1 урын–Каюмов Фарит, 2 урын – Гафаров Марсель.

Мәдәният йорты җитәкчесе АлсуСибатова һәм авылыбыз җитәкчесе Илфат Рамазанов һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр, грамоталар тапшырдылар. Ярышны карарга авылдашларыбыз да килгән иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International