Әгерҗедә сугышчы-интернационалистларны искә алдылар

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

Кичә Әгерҗенең Җиңү скверында шәһәр мәктәбе укучылары катнашында сугышчы-интернационалистларны искә алуга багышланган Батырлык дәресе узды.

 

Район башлыгы Валерий Макаров,  “Хәрби туганлык“ оешмасы җитәкчесе Рафис Муллахмәтов укучыларның тырышып укуларын, туган якның патриотлары булып үсүләрен теләделәр. Ә моңа үрнәк буларак, районның баш хәрби комиссары Илгиз Галиев бүген армия сафларында хезмәт итүче Исәнбай егете Әлмир Шәрәфиевка юлланган характеристиканы укыды.

–       Әлмир мәктәптә күпләргә үрнәк булды, спорт белән ныклап шөгыльләнде. Шуңа аңа хәрби бурычын үтәү дә авыр түгел, – диде баш комиссар.

–       Чара Мәңгелек ут янына һәм сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International