21 февральдә Кырындыда Ватанны саклаучылар көненә багышланган көрәш бәйгесе, ә кичен Мәдәният йортында концерт була.
Көрәшчеләр алты үлчәү категориясендә бил алышачаклар. Җиңүчеләргә бүләкләрне Кырындыда туып-үскән Вилнур Галиев әзерләде. Ә кичен Мәдәният йортына шушы авылның моңлы сандугачы Венер Сәлимов һәм Илгәрәй райондашларны “Ике йолдыз“ концертына көтеп калалар.