Әгерҗедән 90 яшьлек Нәкыя әби Ваҗетдинованың Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә, Төркиядә булганы бар

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

Әгерҗедә гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Нәкыя әби Ваҗетдинованы 90 яшьлек матур юбилее белән котладылар.

Юбилярга  Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Валерий Макаровның котлавын һәм күчтәнәчен “Әгерҗе шәһәре“ берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сафаров тапшырды. Юбилярны котларга Ижауда яшәүче кызы Роза, улы Рәдүл гаиләләре дә кайткан иде. Нәкыя апа әле хәзер дә күзлексез газета-журнал укый, өендә, бакчасында бик матур гөлләр үстерә, бик матур табанчалар бәйли.  Моның өстенә, биш вакыт намазын укый, бер көн калдырмый ураза тота.

–       Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә булганым, андагы мәчетләргә кереп намаз укыганым бар. Казанның Кол Шәриф мәчетенә, Болгарга да алып барды кызым. Казанга әле тагын бер барасым, аның иң матур урыннарын күрәсем килә, – ди 90 яшьлек Нәкыя апа. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International