Бүген Әгерҗе үзәк китапханәсендә туган тел һәм Габдулла Тукайга багышланган бәйрәм узды.
“Таттелеком“ җәмгыяте Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан бәйге игълан иткән иде. Шуның кысаларында районның РУЭС хемәткәрләре милли костюмнарда шагыйрьнең туган якка һәм туган телгә мәдхия җырлаучы шигырьләрен сөйләделәр. Чарага мәктәп укучылары, китап укырга яратучылар, китапханәгә даими йөрүчеләр чакырылган иде. “Мәрҗән“ һәм “Тынгысыз йөрәкләр“ ансамбльләре ветераннары Габдулла Тукай шигырьләренә язылган җырларны башкардылар.