20 февральдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Әгерҗедә бәйрәм ярминкәсе уздырыла.
Бу юлы яримнкәдә шәһәрдәшләребезгә Тирсә, Исәнбай, Сарсак-Омга, Кадрәк җирлекләрендә яшәүчеләр хезмәт күрсәтәләр. Үзләрендә җитештерелгән продукция белән бергә бу көнне авыл сәхнәсе осталары сезне җыр-биюләре белән дә сөендерәчәкләр.