“Сөембикә“ журналы үткәргән “Яңа тема тәкъдим ит һәм бүләк от!“ бәйгесенең җиңүчеләре арасында 1нче гимназия укытучысы Гөлнара Ногманова да булуын хәбәр иткән идек инде. Шушы көннәрдә Гөлнарага “Әгерҗе хәбәрләре“ редакциясендә бүләк тапшырылды. Ул журналга тәкъдим иткән яңа рубрика “Ялгызларның әйтер сүзе бар“ дип атала.