Районда гына түгел, республикада көрәш бәйгеләрендә призлы урыннар яулаучы Көчек мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гадел Сабирҗанов районда “Ел спортчысы“ исеменә лаек булды.
Шушы көннәрдә генә Мамадышта “Сабантуй“ газетасы призына узган бәйгедә 75 килога кадәр авырлыкта беренчелекне яулап 10 мең сум премиягә лаек булган Гаделне район башлыгы Валерий Макаров та “Ел спортчысы“ буларак ун мең сум белән бүләкләде.