Кырындыда туып-үскән Ижау эшмәкәре туган авылында көрәш бәйгесе уздыруга 170 мең сумлык ярдәм күрсәтте

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Ватанны саклаучылар көнендә икенче ел рәттән Кырындыда көрәшчеләр өчен зур бәйге уздырган эшмәкәр Вилнур Галиевка районыбызның күпме ир-егете һәм аларның якыннары рәхмәт укыды икән?!

 

ЯШЬ КИРТӘ ТҮГЕЛ

Сер түгел, районда соңгы ике елда көрәш бәйгеләре бик сирәк уздырыла. Акча юклыкны сылтау итеп, үзебезнең татар көрәшен арткы планга күчерә башладылар. Тренерлар да ярышларга алып бармый башлагач яшүсмерләр тренировкага йөрүдән читләшәләр, диләр. Ә менә Вилнур сүнеп баручы өметкә, әйтерсең лә, очкын өстәде. Әнә, билләренә сөлге ураган җитмеш ир-егет келәмгә чыгарга әзер торалар. Ярыш буласын ишеткәч ара ерак дип тормаганнар, Казан, Чаллы, Ижаудан тикле көчләрен сынарга кайтканнар.

– Көрәшче Сабантуйга чабышка әзерләнгән ат кебек инде ул. Күңел ашкына, келәмгә чыгарга ярсып торасың. Бу хис-кичерешне аңлатып та булмый хәтта, – ди Исәнбайдан Рузил Гобәйдуллин,

– Армиядән кайткач эш дип спорт икенче планга күчкән иде. Полициягә урнашкач Казанга укырга җибәрделәр. Яңадан армия мәктәбен үтәргә туры килә, димәк, спортка да игътибар зур, – ди Рузилнең дусты Ранис Хәбиров.

Көрәшчеләрнең келәмне сагынганнары күренеп тора шул! Көндәшләрен җиңү өчен нинди генә алымнар кулланмыйлар! Әнә, Әгерҗедән Хуршет Кенджаев, Салагыштан Марсель Латыйпов, Илнур Хәбибуллин, Көчектән Сирень Галләмов, Кырындыдан Фәрит Әхмәтҗанов, Зөлфинур Нурмөхәммәтов һәм башка бик күпләрнең көндәшләрен  “чиста”га салуларының шаһитлары булдык.

Ярыш барышында көрәш “ветераннары“ Кырындыдан Илвир Исмәгыйлев, Тирсәдән Радик Төхвәтуллинның яшь кенә егетләрнең борыннарына чиертеп, пьедесталның иң югары баскычына күтәрелүенә афәрин дими, ни дисең. Радикның соңгы вакытта спортка тагын да зуррак игътибар бирүен әйтеп тә сөендерделәр. Илвир да туган авылында узачак көрәшкә ныклап әзерләнгән. Кырынды авыл җирлеге башлыгы Илназ Закиров бу бәйгедән соң көрәш түгәрәген янә яңартып җибәрәчәкләрен дә әйтеп сөендерде. Авылдашлары Вилнур Галиев бүләк иткән келәмгә тузан кунарга тиеш түгеллеген истән чыгармасыннар иде кырындылылар.

Тирсәдән 55 яшьлек ветеран көрәшче Ислам абый Җиһаншинның келәмгә чыгып өченче урын алуына гаҗәпләнмәдек. Чөнки ул үзен һәрвакыт формада тотарга тырыша, көн саен физик күнегүләр ясый.

–       Яшьләр белән бергә хоккей уйнаганда алка артыннан да җилдерәм әле мин, – дип шаяртты ул. Гер күтәрү, чаңгыда йөрүне дә көндәлек режимына керткән Ислам абый.

8 сыйныфта укучы оныгы Ранельнең үзеннән берничә яшькә өлкәнрәк көрәшчеләр белән бил алышуын күзәтеп торган Җәүдәт абый Кәримовның дулкынлануы йөзенә чыккан.

–       Кечкенә чагында хоккей белән мавыккан иде, әллә ни ошатмады. Ә менә көрәшкә бик яратып йөри. Әле оста шахматчы да оныгым, – дип мактап алды ул Ранельне.

Малайның хыялы Суворов училищесына керү икән. Ә анда физик яктан чыныккан булу бик тә мөһим.  

Кайберәүләр мәктәп тәмамлагач, тормыш мәшәкате баса, көрәш онытыла, диләр күпләр. Ә менә Тәбәрледән Радик Муллахмәтов бу сүзләр белән һич кенә дә килешми.

–       Әгерҗедә машинист ярдәмчесе булып эшлим. Буш вакыт булдымы, спортзалга барам. Үзеңнең формада тотарга кирәк дип уйлыйм, – диде ул.

УДМУРТЛАР ДА – КЕЛӘМДӘ

Сарсак-Омга лицее директоры Сергей Маркитоновның җитешмәгән җире бармы икән?! Йөгерү, волейбол уйнауда аңа тиңнәр юклыгын белә идек. Ә менә көрәшкәнен беренче күрдек. Татар көрәшенә удмуртларның да тартылуы бер яктан гаҗәп тоелса, икенче яктан нигә әле үзеңне сынап карамаска?

–       Сергей – Омга Сабантуйларында мәйдан тоткан егет ул, – диделәр тренерлар.

БӘЙГЕ БӘЙРӘМГӘ ӘЙЛӘНДЕ

Кырынды һәм Уразай сандугачлары Баязит Ахунов, Илназ Фазлыев җырлары, укучылар һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чыгышлары көрәшчеләргә дәрт өстәми калмагандыр. Кырындылылар, әнә шулай, бәйгене җиренә җиткереп уздыру өчен көне-төне тырышканнар. Рәхмәт аларга!

–       Әлеге ярышны уздыруны матур традициягә әйләндерәчәкбез. Нәкъ менә үзебезнең район көрәшчеләрен үстерәсе, аларның уңышларына сөенәсе килә, – ди бәйгенең иганәчесе Вилнур Галиев.

Аның тагын бер матур идеясенә шатландык. Абсолют батырга Кубокны ул авылның аксакалы, бик тә хөрмәтле язучы бабасы Габдулла Галиев исеменә ясата. Габдулла ага да көне буе көрәшчеләр өчен җан атты.

Ә кичтән Кырынды Мәдәният йортын Казаннан кайткан җырчы авылдашлары Венер Сәлимов һәм Илгәрәй “тотты“. Аларның концертында алма төшәр урын да юк иде.

ҖИТӘКЧЕЛӘР – АЛГЫ СЫЗЫКТА

Көрәшчеләрне туплап ярышка алып килүдә авыл башлыкларының да тырышлыгы зур. Әнә, Кадыбаш авыл башлыгы Илфат Рамазанов бер көрәшче белән бәйгегә килгән. Кичкә кадәр башкаларның ничек бил алышканын күзәтте. Команда туплап килгән Исәнбай, Кырынды һәм Тирсә авыл җирлекләре башлыклары Фәнил Сираев, Илназ Закиров, Рафил Закировка да олы рәхмәттән башка сүз юк.

–       Фәнил абый бәйгегә кайтыгыз дип көн саен шалтыратты. Әле менә ярышка барыр алдыннан да ул һәрберебезгә “командировочный“, бензинга акча бирде. Әнә бит, ничек көч биреп тора! Без аның һәм тренерыбыз Рәшит абый Садыйковның йөзенә ничек кызыллык китерик?! – ди Рамил Саликов.

Исәнбай командасы беренче урын яулагач, Фәнил абыйлары көрәшчеләрне кафега алып кереп тә сыйлады. Менә шулай барлык авыл башлыклары да егетләр өчен җан атып торса яшь көрәшчеләрнең күңелләре тагын да үсәр иде.

Гомумән, бәйге көне буена сузылса да, аны ташлап кайтып китүче булмады. Кырынды халкы да, бердәм булып килеп, көрәшчеләргә көч бирде.

–       Шундый матур бәйге оештыруда ярдәм күрсәткән район башлыгы Валерий Макаровка, авылдашыбыз Вилнур Галиевка, дусларга, оештыручыларга, әзерләнүчеләргә нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр. Мондый егетләр, җитәкчеләр булганда, милли көрәш белән шөгыльләнүчеләр тагын да артыр әле, – диде авыл башлыгы Илназ Закиров. 

Белешмә.

Көрәш бәйгесендә Кырынды, Исәнбай, Тәбәрле, Салагыш, Әгерҗе, Көчек, Тирсә, Иж-Бубый, Сарсак-Омга, Яңавыл, Кадыбаш, Кичкетаң авыллары көрәшчеләре бил алышты.

Барлыгы 70 көрәшче җиңү өчен җан атты.

Беренче урынга – мультиварка һәм чәйнек, икенче урынга – тузан суырткыч, өченче урынга мультиварка тапшырылды. Абсолют батырга суыткыч бүләк ителде.

Җиңүче командаларга район башлыгы Валерий Макаров премияләр тапшырды.

Җиңүчеләр:

I урын – Исәнбайдан Илшат Хуҗин, Илшат Каеров, Тирсәдән Радик Төхвәтуллин, Салагыштан Илнур Хәбибуллин, Илмир Фәтхетдинов, Кырындыдан Илвир Исмәгыйлев,

II урын – Тәбәрледән Радик Муллахмәтов, Исәнбайдан Рәдиф Мөэминов, Әгерҗедән Риналь Чигашов, Кырындыдан Фәрит Әхмәтҗанов, Көчектән Сирень Галләмов, Тирсәдән Рушан Абзалиев.

III урын – Әгерҗедән Диловар Наимов, Исәнбайдан Рамил Саликов, Ранис Хәбиров, Кырындыдан Зөлфинур Нурмөхәммәтов, Салагыштан Илнур Шиабетдинов, Тирсәдән Ислам Җиһаншин.

Исәнбайдан Илшат Каеров – абсолют батыр.

Җиңүче командалар

I урын – Исәнбай

II урын – Кырынды

III урын – Тирсә

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International