Әгерҗедә һәм авылларда референдум көне

2016 елның 28 феврале, якшәмбе

Бүген, 28 февральдә, Әгерҗедә һәм авылларда үзара салымга кагылышлы референдум уза. Сайлаучылар өчен сайлау участоклары ишекләре иртәнге 7дә үк ачылды. Сайлау бюллетеньнәренә бер сорау язылган: “Сез 2016 елда билгеле бер суммада (һәр җирлектә төрлечә) үзара салым акчасы кертелүгә һәм аларны җирле проблемаларны чишүгә тотарга ризамы?”

Үзара салым акчалары картайган агачларны кисүгә, зиратларны тәртипкә китерүгә, урамнарны яктыртуга һәм башка шундый халык өчен мөһим булган ихтыяҗларны канәгатьләндерүгә тотылачак. Моңа 18 яше тулган һәркем үз өлешен кертә ала. Бары тик кичке 8гә кадәр сайлау участокларына килеп үз тавышыңны бирергә кирәк.

Хөкүмәт быел да үзара салымның һәр 1 сумына 4 сум өстәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International