Әгерҗедә – бизнес-десант

2016 елның 1 марты, сишәмбе

Хакимият бинасының актлар залында “Эшлекле Россия буйлап бизнес-навигация“ төбәкара форум кысаларында районыбыз эшмәкәрләре һәм фермерлар белән очрашу узды. Аның эшендә Татарстан фермерлар берлеге рәисе Камияр Байтемиров, “Эшлекле Россия“ иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашты. Сүз, нигездә, урта һәм кече эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлтелгән дәүләт программалары, грантлар турында барды.

Киңәшмә ахырында “Эшлекле Россия“ оешмасының Әгерҗе районында филиалын булдыру турында килешенде.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International