Район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда бәйрәм алды ярминкәсе узды. Чираттагы ярминкәдә Девәтернә, Бима, Кырынды, Кичкетаң җирлекләре авыл хезмәтчәннәре үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим иттеләр. Сатуда ат, сыер, дуңгыз ите, сөт һәм сөт ризыклары, бал, яшелчәләр, балык, ашлык һәм башка азык-төлек бар иде. Девәтернә Мәдәният йорты җитәкчесе Фәнис Арсланов дәртле көйләре, җырлары белән ярминкәгә килүчеләрнең күңелен күтәрде.