Казанның Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмдә безнең районның гүзәл затлары да катнашты. Менә алар: Роза ХАННАНОВА, Исәнбай авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары; Елена ИСАНАЕВА – Бима урта мәктәбенең директор урынбасары; Фәридә КАЮМОВА – Кадыбаш авыл китапханәсе мөдире; Елена ШУМАТОВА – “Нәүрүз“ ширкәтенең “Бима“ бүлекчәсе ферма мөдире; Алевтина ИВАНОВА – 109нчы юл-машина станциясенең җитештерү базасында эшләрне бүлүче.