Гүзәл затларыбыз бәйрәме алдыннан Тирсә спорткомплексында спартакиада программасына кертелгән берничә спорт төрен уздыру матур традициягә әйләнде.
Әйтергә кирәк, быел да спорт яратучы ир-егетләребез белән спорткомплекс шыгрым тулы иде. Авыл җирлекләренең активлыклары таң калдырды. Кул көрәше, волейбол, аркан тарту буенча иң көчлеләр һәм осталар ачыкланды.
КУЛ КӨРӘШЕ
70 килога кадәр:
I – Иске Эсләктән Айдар Шакиров,
II – Тирсәдән Әлмир Әхмәтшин,
III – Исәнбайдан Әлмир Рамазанов.
90 килога кадәр:
I – Тирсәдән Рафис Мифтахов,
II – Иж-Бубыйдан Раил Кәрәмиев,
III – Кырындыдан Эдуард Буторин.
90 килодан югары:
I – Тирсәдән Айрат Сәетов,
II – Исәнбайдан Илшат Каеров,
III – Кырындыдан Илшат Садыйков.
Бу спорт төре буенча Тирсә авыл җирлеге – беренче, Исәнбай – икенче, Иж-Бубый өченче урында.
ВОЛЕЙБОЛда 10 команда осталыгын күрсәтте.
I – Сарсак-Омга,
II – Иж-Бубый,
III – Тирсә,
IV – Кадыбаш авыл җирлеге.
АРКАН ТАРТЫШУ:
I – Кырынды (Илназ Закиров, Альберт Нәфыйков, Фарис Әхмәтханов),
II – Исәнбай (Тәлгать Нәгыймов, Илфат Ямалиев, Илшат Каеров),
III – Тирсә (Сирень Галиуллин, Ренат Шабаев, Айрат Сәетов).
Спартакиадада әлегә лидер – Исәнбай авыл җирлеге. Икенчедә – Тирсә, өченчедә Иж-Бубый. Алардан азга гына Сарсак-Омга һәм Кырынды авыл җирлекләре калыша.
Илшат ГАЙНЕТДИНОВ,
спорт бүлеге начальнигы.