Исәнбайның Аллаһ йортында тәүге тапкыр узган Коръән укучылар бәйгесендә Ямурза һәм Исәнбайдан 16 бала катнашты.
Бер гаиләдән икешәр-өчәр бала осталыгын күрсәтте бәйгедә. Әнә, Исәнбайдан Азалия, Аделия, Руслан Идрисовлар өчесе дә мәчеткә йөриләр.
– Мөгаллимәбез Наилә апа Шәйдуллина сүрәләр ятларга, Коръән укырга, әдәп-әхлак кагыйдәләренә өйрәтә, – ди Аделия.
Бертуган Ульяна һәм Кристина Щукиналар да, әти-әнисе дә биш вакыт намазны калдырмыйлар икән.
– Дини бәйрәмнәрдә әтиебез белән мәчеткә киләбез. Үзебез рус милләттеннән булсак та, ислам динен дә бик хөрмәт итәбез. Хәзер татарча аңлыйбыз, рәхәтләнеп сөйләшәбез дә, – ди Ульяна.
Икенче ел бер дәресне дә калдырмый мәчеткә йөрүче Ралина Хәбирова белән Камилә Ганиеваны мөгаллимә апалары мактап туялмады.
– Һәр сүземне йотып баралар бу кызлар, – ди Наилә ханым.
Икесе дә мөселманча киенгән кызлар сүрәләрне күп белүләре белән шаккатырдылар, Коръәнне дә акрынлап укырга өйрәнәләр икән инде.
– Мин мәчеттә өйрәнгәннәрне өйгә кайткач абыем Илнарга да ятлаттырам. Ике ел мәчеткә йөрим, бик ошый, – ди Камилә.
Ямурза балалары да осталыклары белән шаккатырдылар.
– Ун сүрә беләм, намаз укыйм. Бәйгеләрдә дә бик теләп катнашам. Узган ел район күләмендә Коръән укучылар бәйгесендә өченче урын алдым, быел тагын да ныграк әзерләндем, – диде Фәрһад Сәхипов.
Сүрәләрне су урынына эчкән Фәрһад бәйгедә малайлар арасында беренче урын яулады. Ямурзадан Мөхәммәт Садыйков белән иң кечкенә катнашучы 4 яшьлек Нурислам Сәхипов та – призлы урында. Ә кызлардан Камилә Ганиева, Кристина Щукина, Ралина Хәбирова – беренче-өченче урыннарда.
Катнашучыларның һәрберсенә бик мулдан бүләкләр тапшырылды.
– Коръәннең һәрбер укыган хәрефе өчен ун әҗер-савап языла, диләр. Беркайчан да Коръән укудан аерылмагыз. Нинди генә очракта да Коръән-Кәримнең бер генә битен булса да укыгыз. Белгәннәрегезне әти-әниләрегезгә, дусларыгызга да өйрәтегез, – диде бәйгене оештыручыларның берсе Ямурзадан Рамил хәзрәт.
Миләүшә Ягъфәрова.