Әгерҗе районы укучылары - Олимпиада җиңүчеләре

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

Казанда узган Бөтенроссия олимпиадасының республика этабында Тирсә мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Рузилә Закирова ике фәннән – рус теленнән һәм рус әдәбиятыннан призер булды. Рузиләне олимпиадага укытучы Гөлнур Тукманова әзерләде.

ххх

Казанда татар теле буенча узган олимпиадада 1нче гимназиянең 11 сыйныф укучысы  Рәсилә Фәттахова, 6 сыйныфтан Аделия Гобәйдуллина, рус телле балалар арасында 3нче мәктәптән 10 сыйныф укучысы Динара Гобәйдуллина, Тирсәдән 8 сыйныфтан Лиана Луканина призер булдылар. Кызларны олимпиадага мөгаллимәләр Әлфинә Ризванова, Гөлназ Закирова, Лилия Зиннәтова, Гөлназ Йосыпова әзерләделәр.

ххх

3нче мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Алинә Нурмөхәммәтова, Яшел Үзән шәһәрендә К.Насыйри исемендәге ундүртенче халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашып, “Мөхәммәт Мәһдиевның публицистик эзләре“ дигән темага эзләнү эшен яклап I дәрәҗәдәге Диплом һәм медаль белән бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International