Әгерҗенең "Нур" мәдрәсәсендә Коръән укучылар бәйгесе узды.
Башка еллардан аермалы буларак, быел бәйгедә катнашучыларның яше чикләнмәгән иде. Бәйгенең иң кечкенә катнашучысы - Чишмәдән ике яшьлек Яхъя Корбанов жюри әгъзаләрен дүрт сүрәне яттан сөйләп шаккатырды. Әгерҗедән өч яшьлек Алиша Тарисова да белгән сүрәсен бик аһәңле итеп укып җиткерде. Ә гомумән алганда, бәйгедә 40тан артык бала үз көчен сынады. Призерларга бүләкләр тапшырылды. Мул итеп табын да әзерләнгән иде.
Җиңүчеләр:Кызлар арасында
7 яшькә кадәр:
1 урын – Кәримә Латыйпова (Чишмә),
2 урын – Аделя Сахипова (Ямурза),
3 урын – Алиша Тарисова (Әгерҗе).
7-11 яшьлекләр:
1 урын – Кристина Шукина – (Исәнбай),
2 урын – Латыйфа Латыйпова (Тирсә),
3 урын – Алия Хуҗина (Әгерҗе).
12-16 яшьлекләр:
1 урын – Камилла Гагилава (Чишмә),
2 урын – Җәннәт Корбанова (Чишмә),
3 урын – Сафия Моталлапова (Чишмә).
Малайлар арасында:
7 яшькә кадәр:
1 урын – Нуриман Корбанов (Чишмә),
2 урын – Яхъя Корбанов (Чишмә),
3 урын – Нурислам Сәхипов (Ямурза).
8-11 яшьлекләр:
1 урын – Фәрхәд Сәхипов (Ямурза),
2 урын – Шамил Шәрипов (Тирсә),
3 урын – Әхмәт Котлыгильдин (Чишмә).
12-16 яшьлекләр:
1 урын – Абделмәлик Корбанов (Чишмә),
2 урын – Зөфәр Закирьянов (Әгерҗе),
3 урын – Данил Хисәметдиннов (Әгерҗе).
Өлкәннәр арасында:
1 урын – Сәетҗан Шәрипов (Исәнбай авылы имам-хатибы),
2 урын – Рафис Нәбиуллин (Тирсә авылы имам-хатибы),
3 урын – Марат Хаҗиәхмәтов (Әгерҗе).