Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы өлкәсендәге күрсәткечләрен начарайткан

2016 елның 14 марты, дүшәмбе

Агымдагы елда Татарстанның агросәнәгать тармагына исәпләнгән бюджет акчаларын бүлгәндә, район һәм хуҗалыкларның махсус рейтингтагы урыннары исәпкә алына башлады. Кем күбрәк эшли – шул акчаны да күбрәк ала.

Таблицадан күренгәнчә, Әгерҗе районы 43 район арасында -  32нче урында. Шул ук вакытта безнең район – 2014 ел белән чагыштырганда, начаррак нәтиҗәләргә ирешкән районнар исемлегендә. Ул 12 позициягә арткарак “тәгәрәгән“. Әлеге исемлектә Аксубай, Тәтеш районнары да бар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International