Раменск шәһәрендә армспорт буенча Россия беренчелегенә ярышлар узды. Әлеге дәрәҗәле ярышларда Әгерҗе районы кызлары да катнашты. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчылары – Кадыбаштан Гөлшат Дөлкәрнәева һәм Әгерҗедән Эльвира Ямалетдинова бу юлы да уңышлары белән сөендерделәр. Гөлшат пьедесталның иң югары баскычына күтәрелсә, Эльмира 3нче урын яулады.
Кызларны киләчәктә тагын да зуррак сынаулар көтә: алар майда Румыниядә Европа чемпионатында, октябрьдә Болгариядә Дөнья чемпионатында катнашачаклар.