Уку елының иң озын чиреге дә ахырына якынлаша. Быел укучыларның язгы каникуллары бераз иртәрәк – 21 мартта ук башлана. Яллар 9 көн дәвам итәчәк. 30 мартта – кабат укырга. Каникулларыгызны файдалы һәм күңелле итеп уздырырсыз дип ышанабыз, яшь дусларыбыз!